Чирмешән авылында яшәүче тыл батыры Маһирә әби Вәлиеваны авылдашлары һәм район, авыл җирлеге җитәкчеләре 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
-Маһирә әбине бүген бөтен район кешеләренә үрнәк итеп куярлык. Тормыш иптәше Мәхмүт ага белән икесе дә хуҗалык эшләрендә актив катнаштылар, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдылар. Гомерләре буена алар актив тормыш рәвеше алып бардылар. Шәхси хуҗалыкларында ат, сыер, сарыкларны күп асрадылар. Авылдашларына да ярдәмчел булдылар. Гомумән, бу гаилә авылда күпләргә үрнәк булырлык иде, -ди Корноухово авыл җирлеге Советы сәркатибе Илсөяр Кәримова.
Нәкъ әдәби әсәрләрдәге кебек аларның берсе алдынгы механизатор булса, икенчесе менә дигән терлекче буларак макталган. Күпләрне сокландырырлык матур гаиләдә яшәп алар 6 бала үстергәннәр. Тормышта бер-берсен тулыландырып, ышанычлы иптәш булып, үзара ярдәмләшеп бәхетле гомер кичергәннәр. Балаларын үз янәшәләрендә эшкә өйрәтеп, аларга яхшы тәрбия, ныклы белем биреп, сикәлтәле тормыш юлында абынмаска, адашмаска өйрәтеп һәммәсен дә башлы-күзле итәргә булышканнар. Тик ни кызганыч, ике баласы бу якты дөнья белән вакытсыз хушлашканнар. Ә Маһирә әби ире Мәхмүт аганы озак еллар дәвамында тәрбияләп узган ел бөтен авылдашлары белән бергә олылап соңгы юлга озаткан. Тәртипле гаилә буларак аларны бүген дә авылдашлары башкаларга өлге итеп күрсәтергә яраталар. Ак әби әле дә актив хәрәкәттә. Иртә торып һәркөнне йорт тирәсен кардан чистарта. Биш вакыт намазын калдырмый. Аның өенә кайчан кермә тәртип, җылылык бөркелеп тора. Бүгенге көндә шәһәрдә яшәүче балалары да ярдәмнәреннән ташламыйлар үзен. Җәй айларында еш кайтып бакча эшләрендә булышалар аңа. "Ә менә 5 оныгы, 8 оныкчыгы кайтканда, ул инде күкләрдә генә йөри",-ди авылдашлары.
Идрис Аметов.
Фото: http://nuovodolce.com/media/ideas/carpeta14/idea261.jpg
Нет комментариев