Биектау авылы Мәдәният йортында әфган ветераннары очрашты
Авыл һәм кеше

Биектау авылы Мәдәният йортында әфган ветераннары очрашты

Ветераннар очрашса, хәтер яңара

Биектау авылы Мәдәният йортында Россия сугышчы-интернационалистларын искә алу көненә багышланган концерт-кичә булды. Әфганчылар көнен билгеләп үтү матур бер традицягә әверелгән инде биредә. Чөнки клуб мөдире Равил Әхмәтвәлиев үзе дә шул сугышта катнашкан якташларыбызның берсе. Шуңа әфганчы дусларын чакырып очрашулар оештыруны үзенең бурычы итеп саный.

Кичәдә катнашучыларны Биектау авыл җирлеге башлыгы Рәфгат Мөхәммәтҗанов, районның әфганчы ветераннар советы рәисе Илдус Моталлапов сәламләделәр. Ил алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәгән якташларыбызны бу истәлекле көн белән котладылар. Ә әфган җирендә башларын салган Илфат Хәбриев, Сәлим Җамалиев, Равил Гиниятуллин, Рамил Ибатовны бер минутлык тынлык белән искә алды зал.

Быел әфганчыларны котларга "Болгар" радиосының Дилбәр Фәиз җитәкчелегендәге иҗат төркеме килгән иде. Әфган сугышы ветераны Газинур Баһавиев исә әфганчыларга багышланган яңа җырын башкарды. Сугыш гарасатын үз башыннан кичергән ветеранның йөрәктән чыккан сүзләре,моңы һәрвакыттагыча тәэсирле булды инде.

Соңыннан кичә чәй табынында дәвам итте. Әфганчылар тагын бер мәртәбә дәһшәтле яшьлекләрен, сугышчан дусларны искә төшерделәр.

Нурулла Әхмәдуллин,

әфган сугышы ветераны.


ветеран

Нет комментариев