Фердинанд Хәкимовның Юлсубино авылы имам хатыйбы булып сайлануына күп вакыт узмаса да, ул инде авыл халкы арасында дини тәрбияне күтәрү, төрле дөньяви әһәмиятле чаралар оештыру, шул нигездә кешеләрдә михербанлык, кешелеклелек, бердәмлек сыйфатларын камилләштерү юнәлешендә күпкырлы эшчәнлек җәелдерде. Моның хаклыгына шактый мисаллар дәлил булып торалар.
Әйтиек, ураза һәм корбан гаетләре көннәрендә мәхәллә халкын тәмле ашлар белән сыйлауны оештырып, күркәм чарага дәвамлы юл ачты. Авылда күп кеше катнашында ифтар мәҗлесләре оештырылды.
Менә шушы көннәрдә генә авылыбызның Сабантуй уза торган мәйдан янындагы тауда кышкы бәйрәм-авыл белән чана-чаңгыда шуу, кыр чаналарында йөрү һәм тагын әллә ни чаклы башка төр уеннар белән тулыландырылган чараны уздыруда да башлап йөрде. Ул бу чара вакытында җае булган саен вәгазләре белән җаннарга якынаеп торды. Бу көнне авыл халкы рәхәтләнеп таудан чана-чаңгы шуды, уйнады, төрле ярышларда катнашты. Монда килгән һәр кешенең күңеле-көр, йөзендә елмаю иде. Ә балалар өчен иң мавыктыргычы- «Буран»га тагылып» чана шуу булгандыр, мөгаен. Алар, төркем-төркем зур чанага утырып, болынны айкадылар. Ә ахырда, гадәттәгечә, барчасы да пылау белән сыйланды, кайнар чәй эчеп җылынды. Соңыннан әрвахларга дога кылынды, намаз укылды. Иң уңганнарга, булганнарга матур истәлек- бүләкләре дә әзерләнгән булып чыкты.
Шунысы мактауларга лаек, авылыбызда халыкның актив катнашлыгында мондый күңелле кичәләр, җыеннар күп үткәрелә. Алга таба да бу матур гадәтләребез тукталмасын, авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, яңадан-яңа мавыктыргыч, файдалы, саваплы эшләрдә катнашса иде дигән теләктә калам. Ә әлеге чираттагы чараны төп оештыручы-Фердинанд Хакимовка, барлык ярдәм итүчеләргә, булышчыларга, пылау пешерүчеләргә, кыскасы, кем күңеле белән ихаслыкта булган, һәркемгә күңел рәхмәтләребез барып ирешсә иде.
Нияз Шәйдуллин,
Балтач авылы.
Нет комментариев