​Зәмирә Рәҗәпова тормышындагы иң авыр төн турында сөйләде
Җәмгыять

​Зәмирә Рәҗәпова тормышындагы иң авыр төн турында сөйләде

Популяр алып баручы, режиссер, сценарист Зәмирә Рәҗәпова башыннан кичкән хәлләрне Инстаграмда ачыктан-ачык язып, укучыларына гыйбрәт алырга һәм уйланырга җирлек биреп кенә тора.

Аның соңгы постларының берсе дә тормышындагы иң авыр төннәренең (көннәренең берсе) һәм шул вакыйгадан алынган тормыш кагыйдәсе турында иде.

– Кайчандыр мин күкрәк баласы белән подъезд төбендәге эскәмиядә төн чыккан идем, - дип язган ул. - Начар көн иде ул... төне аеруча да куркынычрак булды. Мин майка һәм шортыдан гына. Бала да җиңелчә генә киенгән. Җитмәсә, астын да юешләтте... Май аеның төне могҗизалы булса да, салкын иде шул. Без өшедек... Апага барырга уңайсыз, аннан соң иптәшемне дә уңайсыз хәлдә калдырасым килми. Хәер, автобуслар инде йөрми, ә таксига акча юк... Шулай итеп, утырабыз. Мондый вакытларда сандугачларның ничек өздереп сайравын беләсез бит инде... ммм... Шуннан бирле сандугач сайраган
тавышны тыңлау миңа авыр.

Балам елый һәм аның елаган тавышының кайтавазы күпкатлы йортларның диварларына “барып бәрелә”. Күпләр минем турыда “йортсыз хатын” дип уйлагандыр ул вакытта. Төнге сәгать берләр тирәсендә безнең янга яшь егет килде һәм үзенең сырмасын сузды. Ул машиналарны саклаучы каравылчы булып чыкты. Үзе: “Мин сезне үземнең бүлмәмә чакырыр идем дә, тик ярамый шул. Видеокүзәтү тора”, – диде.

Аяз белән без мазут һәм тәмәке исе сеңгән сасы, пычрак сырмага төрендек. Һәм балам тәмле йокыга талды. Ә минем төне буе күзгә йокы кермәде... Аның килеп чыгуын көттем, ләкин ул күренмәде... Иртәнге 6да мин әлеге сырманы илтеп бирдем. Егет автобуска акча биргәч, апама киттем. Өстемнең алгы ягы юпь-юеш (бала сиеп тутырган), ә күзләрем кып-кызыл иде.

Әни бу турыда белгәч, мин тормышыма маяк итеп алган сүзләрне әйтте.

“Бервакытта да беркемгә дә ышанма. Туганнарга да, иргә дә, дусларга да, балаларга да, һәм хәтта миңа да. Мин ярдәм итми калмам, әмма гомерлек түгелмен. Тормышта төрле вакыт була, сине гомереңнең ахырына кадәр бары тик бер генә кеше сынатмас һәм ул – СИН үзең!”.

.... Бу юлларны мин кыйммәтле мерседеста утырган килеш һәм теге малай катнашындагы хоккей матчын көтеп утырганда язам. Ә бит хоккей кыйммәтле спорт төре. Һәм бу үз эчке көчеңнең нәтиҗәсе... Бу кагыйдәне мин гомерлеккә ятладым. Һәм балаларыма да шуны сеңдерергә тырышам...

 

фотоpicluck.net

http://www.syuyumbike.ru/brendlar/?id=8493


Нет комментариев