Законнарны бозсаң җавапка тарталар
Җәмгыять

Законнарны бозсаң җавапка тарталар

Район прокуратурасы Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитетында һәм ике мәгариф учреждениесендә дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерүләр барышында шәһәр җирлеге башкарма комитетының контракт буенча идарәчесенең контракт турындагы отчетын билгеләнгән срокны бозып урнаштыруы ачыкланган. Шундый ук закон бозуга мәгариф...

Район прокуратурасы Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитетында һәм ике мәгариф учреждениесендә дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерүләр барышында шәһәр җирлеге башкарма комитетының контракт буенча идарәчесенең контракт турындагы отчетын билгеләнгән срокны бозып урнаштыруы ачыкланган. Шундый ук закон бозуга мәгариф учреждениеләре директорлары да юл куйганнар.
Бу фактлар буенча район прокуратурасы өч урындагы кешегә карата административ хокук бозу турында эш кузгату буенча карарлар кабул иткән. Материаллар Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелгәннәр.

Нет комментариев