Җәй аенда язып чыгарган идек Балык Бистәсенең Иске Арыш авылында киленнәре авырып китеп,операцияләр кичереп өйгә кайтканнан соң, аны кимсетеп , кыйнап, өйдән куалап чыгарган гаилә хакында.
Бүген шул искә төшеп, килен дигән ханым белән элемтәгә чыктым. Ничек яши,тормышлары нихәл? Гомумән, хәлен беләсем килде.
Бик матур, көр тавыш белән эндәште ул...
Җәй аенда язып чыгарган идек Балык Бистәсенең Иске Арыш авылында киленнәре авырып китеп,операцияләр кичереп өйгә кайтканнан соң, аны кимсетеп , кыйнап, өйдән куалап чыгарган гаилә хакында.
Бүген шул искә төшеп, килен дигән ханым белән элемтәгә чыктым. Ничек яши,тормышлары нихәл? Гомумән, хәлен беләсем килде.
Бик матур, көр тавыш белән эндәште ул телефоннан. Хәлләре дә яхшы,тормышын да җайга салган,сәламәтлеге дә бүгенгесе көндә зарланырлык түгел икән.
Мин аның өчен бик шатландым. Кайчан гына бит әле, авырып китеп, йөри алмас дәрәҗәләргә килеп, катлаулы операцияләр кичереп, ничек тернәкләнергә икән дип аптырап утырган чаклары. Аның өстенә 20 ел бергә яшәгән кешеләрең синнән баш тартсын, имеш, ул эшкә ярамый.Ә бит кайчандыр ул үз-үзен кызганмый, тормыш алга барсын, дип йөгерә - йөгерә дөнья куа. Нишләтәсең, кешенең кадерен без белеп бетермибез.Ике бала үстереп, ире белән менә дигән яшәгән гаилә була ул.
Бүген ул ялгыз. Әмма бәхетле. Ялгызлар бәхетле булмый алар диярсез. Шулайдыр, килешәм. Ләкин ул бәхетле. Нәрсәсе беләнме?
Күңеле тыныч, сәламәтлеге бар, баласы янында, эшләргә эше, кайтып керергә нигезе бар.
Менә шулар белән ул бәхетле.
Автор Гөлчәчәк Газизова.
фотоhttp://bagiraclub.ru
Нет комментариев