Якташым ! Син район газетасына язылырга онытмадыңмы?
Җәмгыять

Якташым ! Син район газетасына язылырга онытмадыңмы?

Район газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу вакыты тәмамланып килә. Билгеле бер сәбәпләр аркасында язылырга өлгермәүчеләрнең өлгерергә мөмкинлекләре бар әле.

Шушы калган бер атна эчендә почта бүлекчәләренә, почтальоннарның үзләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Үз районың турында язучы газетасыз калу, аңа акча кызгану - үз өлешеңне үзеңә кызгану кебегрәк килеп чыга инде ул. Югыйсә, яртыеллык газета бәясен кайберләребез бер табын артында ук унлата чыгарып җибәрә.

Нет комментариев