Владислав Мандрейкин тарихы – ул коры фактлар гына түгел
Җәмгыять

Владислав Мандрейкин тарихы – ул коры фактлар гына түгел

Райондашларыбыз үзенә карата игътибарлы, һәм кеше хәленә кереп ярдәм итәргә ашкынып торучыларны аеруча үз итә.

 Әле шушы көннәрдә генә күптәнге танышым, районның абруйлы хезмәт ветераны диспансерлык тикшеренүе вакытында күкрәгендә авырту сизеп аны ренгент аша тикшерергә уйлый. Монда аңа тәҗрибәле табиб Владислав Мандрейкин ярдәмгә килә. Ул аны кат-кат карап тикшергәч анда шеш табып аңа ашыгыч операция ясатырга киңәш итә.  Казан шәһәрендә дәваланып кайтканнан соң  ул үзенең гомерен саклап калган табиб белән газета укучыларын да таныштыруыбызны сорап  мөрәҗәгать итте. Әлеге операцияне ясаган табиб та аның  аз гына соңаруы зур фаҗига белән тәмамланачагын әйтеп кайтарган. 

Зәйдән бер дә ким түгел.


 Владислав Мандрейкинны мин күптәннән беләм. Ул Норлат шәһәрендә укытучылар гаиләсендә ишле гаиләдә туып үскән. Әнисе биология фәненнән укыткан, әтисе фронтовик-укытучы. Гомерлек һөнәр сайлауында аңа мөгаен, әтисе ягыннан туган хәрби-хирург абыйсының   йогынтысы зур булгандыр. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан медицина институтына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач хезмәт юлын  Казан шәһәрендәге 5 нче хастаханәдә башлап җибәрә. Яхшы укуын истә тотып аны юллама белән туган ягы Норлатка яисә үз теләге буенча күрше Аксубай, Чирмешәнгә җибәрергә уйлыйлар. Ул алардан баш тартып ректордан үзен Зәй шәһәренә җибәрүләрен сорый. Тик анда урын булмый, шул вакыт ректор бүлмәсендә утырган районыбызның легендар баш табибы Фарук Сәлах улы Мифтахов аны тиз генә култыклап алып: «Әйдә энем үзебезгә,  Зәйдән бер дә ким түгел бездә», – дип районыбызга алып кайта. 

Республикабызда да күпләргә яхшы билгеле баш белгеч. 


Шулай итеп аның Балык Бистәсенә килеп төпләнгәненә дә  инде  2 нче августта  50 ел тулган. Беренче көннән үк ул үзен яхшы хирург итеп таныта, берсеннән-берсе  катлаулы операцияләр ясый.  Дүрт ел эшләгәннән соң  үз хезмәтен нәтиҗәле башкаруын күреп аны  хирургия бүлеге мөдире, аннан соң дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары итеп билгелиләр.  1987 елда район үзәк хастаханәсенә заманча яңа, катлаулы җиһазлар кайтарылгач аны ренгент аппаратлары белән эш итү эшенә билгелиләр. Шуннан бирле ул  биредә флюрография, ультра тавышлы диагностик  хезмәт күрсәтү бүлмәләренә һәм тагын күп төрле катлаулы тикшеренү эшчәнлекләре алып баруда  хезмәт куя.  Бүгенгесе көнне  берсеннән-берсе катлаулы аппаратуралар белән эш итүче югары категорияле табиб буларак ул районда гына түгел республикабызда да күпләргә яхшы билгеле баш белгеч. 


Намуслы тырыш хезмәтләре өчен ул коллективта Рәссәй һәм Татарстан Республикасының бик күп дәрәҗәле күкрәк билгеләре, медальләр белән бүләкләнгән. Кырык ел инде ул районда медицина хезмәткәрләренең профсоюз комитетын да җитәкли. 
Үзенең төп хезмәтеннән тыш әле ул үз йорты янәшәсендә күп еллардан бирле инде бал кортлары асрап көн күрә. Бу мавыгуы аңа балалык елларыннан үк инде әтисеннән күчкән.


Владислав Мандрейкин тарихы – ул коры фактлар гына түгел. Бу язмабыз ярты гасыр буена үз һөнәре һәм авырулар алдында сүз тоткан кеше турында. 

Идрис Амитов.


Нет комментариев