«ВатанымТатарстан» газетасы укучылары белән очрашу үткәрде
Җәмгыять

«ВатанымТатарстан» газетасы укучылары белән очрашу үткәрде

Рамазан аенда мохтаҗларны, авыруларны һәм янәшәбездәге ярдәм өмет иткән кешеләрне сөендерү максатыннан, «ВатанымТатарстан» газетасының социаль челтәрләрендә #ВатанымТатарстанлыхәйрия акциясе узды, ул 15 көн дәвам итте.

Әлеге изгелек, игелек акциясендә мин дә бик теләп катнаштым. Эшләгән изгелекләр, яхшылыклар турында язып, ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә язмалар урнаштырып бардым. 25 март көнне Казан шәһәренең иң матур банкет залыннан саналган «НЕБЕСА» ресторанында акциянең йомгаклау тантанасы узды. Тантанага барлык шартларны да үтәгән утызга якын кеше катнашындагы әлеге күркәм чараны телерадиотапшырулар алып баручы Айгөл Хәйруллина алып барды. Бәйрәмне «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин ачып җибәрде. – Изге Рамазан аенда редакциябез исеменнән җәмгыятьткә күпмедер булса да өлеш кертергә тырыштык, – диде ул, һәм акцияне оештыручы Гөлгенә Шиһаповага, катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Акциядә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр өләште.

Равил хәзрәт Бикбаев хәйрия эшләрен дин күзлегеннән аңлатып китте: – Изгелекләрне ничек эшләсәгез дә: яшерепме, әллә күрсәтепме, Аллаһ Тәгалә – аны белеп торучы. Монда «ният» дигән әйбер бар. Изгелек ул – яхшы, бер сүзем юк, әмма Аллаһ Тәгалә каршында кылган яхшылыклар кабул булсын өчен, дөрес ният кирәк. Динебездә кеше күрсен, мактасын өчен генә яхшылык кылырга ярамый, – диде ул.

Кунаклар арасында ай саен үз пенсия акчасыннан өлеш чыгарып, махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен посылкалар җибәрүче 80 яшьлек Сәлимә абыстай Хөсәенова да бар иде. Бәйрәмне алып баручы Айгөл Хәйруллина, аны яратып, «игелек иясе» дип атады. Бик күп күркәм эшләр белән мәгълүм шәхес Райнур әфәнде Газизов та кунаклар белән аралашып алды. – Әгәр әлеге хәйрия эшен «Ватаным Татарстан» газетасының башкаларга үрнәк булу нияте белән оештырган икән, димәк, без дә бу нияткә катнашкан кешеләр, – диде ул. Чарада Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт тә бар иде. Ул да үзенең моңлы җырларын тамашачыларга бүләк ите.

Бәйрәмне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Гөлнара Габдуллина һәм җырчы, гармунчы Илфир Искәндәров гөрләтте. Бәйрәм матур җырлар, гармун моңы һәм мәгънәле шигырьләр белән үрелеп барып, бик җылы мохиттә узды. #ВатанымТатарстанлыхәйрия акциясен оештыручысы, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Шиһаповага, газетаның баш мөхәррире Илназ Фазуллинга чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Хезмәтебезне, тырышлыгыбызны күреп, бәяли белгәнегез өчен рәхмәт. Мул табыннар әзерләп, безгә бәйрәм оештыруыгыз үзегезгә савап булып әйләнеп кайтсын. Исән-сау булыгыз! Әлеге күркәм акцияләр тагын да оештырылып торсын. Эшләрегез дәвамлы булсын. Рәзилә Мөхәммәтрәхимова


Нет комментариев