Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган ел Балык Бистәсе юлларында 45 юл транспорт фаҗигасе теркәлде.Ачыктан - ачык әңгәмә.

Юллар экраны Хәлләр бик шәптән түгел шул Районыбыз юлларында автомобильләр саны еллап түгел, айлап арта. Иртәнге якта, пик сәгатьләрендә бердән-бер светофорыбыз янында "пробкалар" да хасил була башлады инде хәзер. Үзәктә, больница, базар яннарында машина калдырырга урын табып булмый кайвакыт. Мондый шартларда районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү аеруча мөһим. Район...

-Айрат Әгыйтович, сүзне узган ел район территориясендә булган юл-транспорт фаҗигаләрен анализлаудан башлыйк әле.

-2016 елда Балык бистәсе территориясендәге юлларда 45 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 8 кеше һәлак булды, 55 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. 2015 ел белән чагыштырганда аварияләр саны 7 очракка, һәлак булучылар-1 тән җәрәхәте алучылар 13 кешегә артыграк булды. Фаҗигаләрдә зыян күрүчеләрнең саны арту зур борчу тудыра әлбәттә. Аварияләрнең күпчелеге һәм аеруча зур югалтуларга китергәннәреМәскәү-Уфа трассасына туры килә. Бу юлда булган 12 фаҗигадә 4 кешенең гомере өзелде. Балык Бистәсе- Казан трассасында -7, Балык бистәсе-Котлы Бөкәш юлында-5, Казан- Оренбург трассасында 3 авария теркәлде.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Автор: Илгиз Җәмәлиев.

Фотоgallery.ykt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев