Укытучылар һәм студентлар ветераннарны котладылар
Җәмгыять

Укытучылар һәм студентлар ветераннарны котладылар

Урта һөнәри белем көне уңаеннан, 2 октябрьдә Балык Бистәсе агротехника техникумы коллективы үз ветераннарын котлады.

Укытучылар һәм студентлар яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә гомерләрен багышлаган хезмәт ветераннарына тирән рәхмәтләрен белдерделәр.


Махсус дисциплиналар укытучысы Леонид Александрович Генераловка бүген 96 яшь.

Ул – Корноухово авылындагы механикалаштыру училищесының беренче чыгарылыш студенты. Педагогик хезмәт ветераннарына бүләкләр тапшырылды.
Алар адресына күпьеллык фидакарь хезмәтләре, зирәклекләре, шулай ук техникумны һәм районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

 

Гөлфия Галимова, 
укыту-тәрбия эшләре буенча директор 
урынбасары.
 


Нет комментариев