Самара - Байконур маршрутын үтәүче авиарейс очкычы авария чыгу куркынычы янаганга Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.
Бүген Казан аэропортына ашыгыч рәвештә Ан-26 очкычы төшеп утырган, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Иртәнге 9 сәгать 39 минутта Самара - Байконур маршрутын үтәүче 9503нче авиарейс очкычы авария чыгу куркынычы янаганга Казан аэропортына төшеп утырган. Очкычның уң двигателе эшләми башлаган. Бортта 20 пассажир була, беркемгә дә зыян килмәгән.
Чыганак: tatar-inform
Нет комментариев