Татарстанга көчле салкыннар якынлаша
Җәмгыять

Татарстанга көчле салкыннар якынлаша

Скандинавиядән салкын арктик һава килгәнлектән, республикада һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Алдагы төндә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышын салкын атмосфера фронты, ә иртәгә көндез төньяк атлантик циклонның төньяк өлеше билгеләячәк. Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз кар явуы көтелә. «Татар-информ» язуынча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -17, ә аязган вакытта -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -10...-15 градуска кадәр булачак, дип билгеләп үтә Татарстан Гидрометеорология үзәге. Соңрак, 23 һәм 24 гыйнварда, Татарстанда салкыннар көчәячәк. Төнлә һәм иртән термометр баганалары 26га кадәр, ә аязган вакытта 31 градуска кадәр төшәчәк. 23 гыйнварда һава температурасы -16...-21 градуска кадәр, 24 гыйнварда көндез -12...-17градус тәшкил итәчәк.   Шул ук вакытта 24 гыйнварда атмосфера фронты үткән вакытта урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез бераз буран һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.+   Атна ахырында һәм ял көннәрендә Татарстанда бик салкын һава торышы сакланачак.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24424

фото8plus1.ru


Нет комментариев