Акча эшсезләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә — 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына мәшгульлек турындагы закон буенча социаль түләүләргә тотылачак
Татарстанга эшсезләргә түләү өчен федераль акча өстәделәр. Россия Хөкүмәте республикага субвенцияне 30 миллион сумга диярлек арттырды. Хәзер гомуми сумма – 480,2 миллион.
Башта бу максатларга 450,7 миллион сум салганнар. Ягъни сумма 29,5 миллион сумга, яки 6,5 процентка арткан. Акча эшсезләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә — 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына мәшгульлек турындагы закон буенча социаль түләүләргә тотылачак.
2027 елга республикада 462,1 миллион сум каралган, 2028 елга – 438,9 миллион сум. Әмма үзгәрешләр агымдагы елга гына кагыла.
2026 елда субвенцияләр буенча лидер — Мәскәү 1,46 миллиард сум. Алга таба Свердловск өлкәсе (1,4 миллиард), Алтай крае (1,37 миллиард), Кемерово өлкәсе (1,34 миллиард) һәм Новосибирск өлкәсе (1,27 миллиард). Татарстан бу исемлектә 22 нче урынны алды.
Нет комментариев