Татарстанда законсыз алкоголь сатучылар турында хәбәр итүчеләргә - премия
Җәмгыять

Татарстанда законсыз алкоголь сатучылар турында хәбәр итүчеләргә - премия

Татарстанның "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмати системасында яңа ачылган хезмәтләр буенча мәгълүматлар җиткерү мөмкинлеге тудырылды.

Татарстанның "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмати системасында яңа ачылган хезмәтләр буенча мәгълүматлар җиткерү мөмкинлеге тудырылды. Мәсәлән, "Авыл хуҗалыгы" тармагында Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халыктан сөт сатып алу бәяләрен айга ике тапкыр билгеләп бара башлады.

"Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияләрне законсыз җитештерү һәм (яки) сату" категориясендә әлеге фактлар буенча хәбәр җибәрүчеләргә 1-3 мең сум күләмендә акчалата премия бирү дә каралган. Вәкаләтле затлар халыктан килгән хәбәрләрне тикшерергә тиеш булачак. Закон бозу факты ачыкланганда, аның хакында хәбәр иткән кешегә акчаны Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе түлиячәк

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев