Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда уникаль “кире кыз” яши (ВИДЕО)

Казанның 35 нче мәктәбендә белем алучы Ангелина Макарова теләсә кайсы сүзне секунд эчендә киредән әйтә ала. Җөмләне дә укып күрсәтергә мөмкин. Гаҗәеп кызның сәләте ничек ачылган соң?

- Өч ел элек яз көне апам белән урамга саф һава суларга чыккан идек. Шунда элмә такталардагы язуларга күзем төште. Үзем дә сизмәс­тән, шуларны киредән укый башладым. Ничек икәнен дә аңлата алмыйм. Әйтерсең, ул сүз минем башта күптән бар. Шундый кызык булган иде ул вакытта, - ди Ангелина. - Шул чакта үземдә ниндидер сәләт барлыгын тойдым. Интернет аша андый кеше­ләрнең амбидекстр дип йөртелүен белдем. Аларда баш миенең ике ярымшары да тигез дәрәҗәдә үсеш алган.

Макаровлар өендә кү­ңелле хәзер. Әти-әниcе теләсә нинди сүз әйтә, ә Ангелина киредән укый. Сүз­дән әкренләп җөмләгә күч­кәннәр. Үзләренчә тәҗрибә дә ясап караганнар. Әти-әнисе аңа Чыршы турындагы җырны киредән җырлап күрсәтергә кушкан. Кыз әйбәт кенә аны "ерып чыккан".

Ангелина быел музыка мәктәбен тәмамлый икән. Фортепианода уйный. Ул социаль челтәр аша үзе кебек сәләтле яшьләрне эзләп караган. Берничәсен тапкан да, ләкин алар очрашырга риза булмаган. Килә­чәктә аның маркетолог, жур­налист һөнәрен үз­ләштерәсе килә. "Әнием дә, үзем дә бик аралашырга яратабыз", - ди кыз. Без дә аннан интервью, коррес­пондент кебек сүзләрне киредән әйтүен сорадык. Ул секунд эчендә дөрес итеп әйтеп бирде.

Мәктәптә укытучылары аның бу сәләтен белми. Ә сыйныфташлары кызның үзенчәлекле булуына сок­лана. Ангелина инглиз телен дә сабый чагында ук өйрәнә башлаган. Шуңа күрә инглиз сүзләрен кире боруның да бернинди авырлыгы юк, ди. Өстәвенә аның иң яраткан фәне ул. "Минем татар те­леннән дә "5ле"ләрем күп. Укытучым, урыс миллә­теннән булган кеше өчен белемең яхшы, ди. Мин татарчаны аңлыйм, тик менә сөйләшә генә алмыйм", - ди 8 нче сыйныфта укучы кыз.

Ангелина үзенең сәлә­тен үстерүен дәвам итә. Аның әле амбидекстрлар көчле булган башка юнә­лешләрдә үзен сынап карыйсы килә. Әйтик, ике кул белән берьюлы язу, көз­ге­дәге язуны уку... Әгәр яңа сәләте ачылса, ул Мәс­кәүдә "Гаҗәеп кешеләр" тапшыруында катнашырга җые­на.

Чыганак:

    ---

    Ватаным Татарстан

      Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


      Оставляйте реакции

      0

      0

      0

      0

      0

      К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
      Мы работаем над улучшением нашего сервиса

      Нет комментариев