Татарстанда 27 августта бушлай юридик ярдәм көне үткәреләчәк.
Чараны Татарстан көне алдыннан республика Юстиция министрлыгы оештыра. Кабул итү Халыклар дуслыгы йортында 9 сәгать 30 минуттан 12 сәгатькә кадәр узачак.
Төрле ведомстволардан берьюлы консультацияләр алу мөмкинлеге булачак. Чарада социаль фонд, нотариаль һәм адвокат палаталары, прокуратура, суд приставлары хезмәте, Дәүләт торак инспекциясе, «Ватанны саклаучылар» фонды һәм Татарстан Дәүләт юридик бюросы белгечләре катнашачак.
Нет комментариев