Татарстан җыелма командасы Казанга Мәскәүдән җиңү белән кайта. Кичә алар Шаяннар һәм тапкырлар клубының (КВН) Халыкара союзы турнирында уңышлы чыгыш ясады.
Турнирның икенче этабыннан соң Татарстан командасы рейтингта өченче урында урнашкан иде. Якшәмбе көнне узган уенда татарстанлылар беренче конкурстан ук лидерлыкны үз кулларына алды. Аннан соңгы уңышлы чыгышлары белән жюри һәм тамашачылар күңелен тулысынча яулап алдылар.
Казанга кайту белән команда "Четыре татарина" тамашасына әзерләнә башлый. Әлеге тамашаның премьерасы 4 декабрьдә "Академия" концерт залында уза.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51243
Фото: http://img2.gorod.lv/images/news_item/pic/181267/big/0.jpg
Нет комментариев