Күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак.
(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары томан белән бәйле күз күременең кимүе турында кисәтә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр таратты.
Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, төнлә һәм 17 февральдә иртән Казанда һәм республикада урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак, ди синоптиклар.
http://tatar-inform.tatar
фото
Нет комментариев