Татарстан Рәисе Казан халкын Сабантуй белән котлады
Җәмгыять

Татарстан Рәисе Казан халкын Сабантуй белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын Сабантуй белән котлады.

 Үзенең хәбәрендә ул Роберт Миңнуллинның татар телендәге шигыреннән өзек китерде:

«Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр – күбебезгә!

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!»

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм һәркайсыбызга очрашулар шатлыгы алып килсен һәм изге эшләргә рухландырсын дип теләде.

 


Нет комментариев