“Машинага килгән штрафларны күпмедер күләмдә киметеп түләп була дип әйтәләр. Аның тәртибе ничек? Күпме вакыттан соң аны алай ябып булмый? Балык Бистәсеннән Рифат абыегыз”.
-Әйе, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны ташлама белән түләргә мөмкин. Һәм моны чыннан да стандарт сроктан тизрәк эшләргә кирәк.
Төп шарт: әгәр штрафны карар кабул ителгәннән соң 30 көн эчендә түләсәң, дәүләт 25 процент ташлама өстәячәк. Ягъни сез бөтен сумманы түгел, ә 75 процентын гына түлисез.
Әмма барлык хокук бозулар да бу ташламага эләкми.
Законда (КоАП РФ) ташлама кулланылмаган очраклар төгәл атап язылган. Мәсәлән, исерек килеш идарә итү, тизлекне 40 км/сәг. һәм аннан да артыграк арттыру, каршы як полосага чыгу, хокуксыз идарә итү һәм башка җитди җинаятьләр өчен ташлама кулланылмый.
Түләү алдыннан үз хокук бозуыгызны исемлек белән чагыштырырга киңәш итәбез.
Шулай итеп сез экономияләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмассыз.
Әгәр 30 көнгә сыешмасаң, ташлама гамәлдән чыгарыла һәм тулы сумманы түләргә туры киләчәк.
Ә срогы чыккан очракта өстәмә чаралар күрергә мөмкиннәр: приставлар башкару вакытын исәпләп чыгарып, чит илләргә чыгуны чикләргә мөмкиннәр.
Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Нет комментариев