Сокланырлык хезмәт юлы бар аның
Кайчан барсаң да ачык йөз белән елмаеп каршы ала. Нинди ярдәм сорасаң да булыша эше, хезмәте белән матур дибез.
Мин дә авылыбызның китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова турында язарга телим.
Рәзилә үзебезнең авылда туып үскән ханым. Әтисе Наил һәм әнисе Резидә авылыбызда эшләп, тырышып тормыш төзегән кешеләр. Алар өч кыз бала тәрбияләп үстерделәр, өчесен дә укытып, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Рәзиләбез 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан педагогия көллиятен, Казан Федераль университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлады. Авылыбызның бик уңган егете Рамил белән гаилә кордылар. Ике бала: бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Малайлары Рәсүл 2 нче сыйныфта белем ала, ә кызлары Зәйнәп балалар бакчасына йөри. Рәзилә гаилә корганнан соң да, Казан мәдәният институтының магистратура бүлеген кызыл дипломга тәмамлый.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Гөлсинә Хәйретдинова.
Яңа Арыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа