Сырхаулап хастаханә юлына гозерең төшсә, табиблар рөхсәте белән иң әүвәл лаборатория ишеген шакыйсың. Шунсыз мөмкин дә түгел, анализлар тапшыру һәм аның нәтиҗәсе авыруга диагноз куяр өчен ышанычлы ысуллардан санала. Лабораториянең бүгенге көндә заманча технологияләр белән җиһазланышы әлеге мөмкинлекне тагын да арттыра.
-- Авыруларны дәвалау процессында төрле диагностик тикшерүләр үткәрелә. Лабораториядә иң еш үткәрелә торган канның гомуми анализы--ул кандагы һәрбер күзәнәкнең үзенчәлегенә нәтиҗә ясау,--ди лаборатория бүлеге мөдире, табибә Елена Миннегалиева. -Шулай ук канны биохимик, коагулограмма буенча анализлауның нәтиҗәсе дә зур. Бу уңайдан диспансеризация үткәрелүнең мөһимлеген дә атап үтү кирәк. Диспансерлаштыру программасы кергән елларда халык моңа өстәмә мәшәкать итеп караса, хәзер инде аның әһәмиятен аңлыйлар. Чөнки тикшерү вакытында шактый авырулар ачыклана.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Автор Фарваз Каюмова.
Нет комментариев