Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Штрафларны вакытында түләвең хәерлерәк

Штрафларны вакытында түләвең хәерлерәк

 

Агымдагы елда гына да безнең районда штрафларны вакытында түләмәгән 72 кеше административ җаваплылыкка тартылганнар. 31 автомобилчегә икеләтә күләмдә штрафларын түләргә туры килгән. 14 кеше 1 тәүлектән алып 15 тәүлеккә кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр.14 кеше мәҗбүри эшләргә тартылганнар Хәзерге көндә районда юл кагыйдәләрен бозганнары өчен 10 мең сумнан артык штрафы түләнмәгән 32 кеше исәпләнә икән. Соңгы айларда ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә штраф буенча бурычлыларны ачыклап җәзага тарту буенча максатчан эш алып баралар, ай саен даими рейдлар уздыралар. Шундый рейдлар вакытында 3 бурычлының милкенә, төгәлрәк әйтсәк, транспорт чараларына арест салынган.

Мондый күңелсез хәлләрдә калмас өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышырга, ә ялгыштың икән инде штрафын вакытында түләргә кирәк. Еллар үткәч, штрафлар үзләреннән үзләре юккка чыгарылырлар дип өметләнү урынсыз. Сузып йөрү алда әйткәнемчә өстәмә проблемалар тудыра. Ә беркетмә төзелгәннән соң 20 көн эчендә түләсәң “экономия” ясарга да мөмкин әле. Бу очракта штрафның 50 процентын гына түлисең. Мондый ташламалар руль артына исерек хәлдә утыру, кешеләргә зыян килерлек аварияләр ясау, бер ел эчендә ике тапкыр тиешле тизлекне сәгатенә 40 километрдан арттыру, светофорның кызыл сигналына чыгу, каршы як полосадан хәрәкәт итү кебек тупас кагыйдә бозуларга кагылмый әлбәттә.

Салынган штрафларны вакытында белү өчен дәүләт хезмәтләре порталына теркәлү уңай. Чөнки штрафың турында мәгълүмат көне сәгате белән диярлек электрон адресыңа килеп төшә. Ә “бәхет хатлар”ы почта аша йөргәндә 20 көнлек ташламалы срок үтеп китәргә дә мөмкин бит. Компьютер белән артык “дус” булмасагыз,дәүләт хезмәтенә теркәлү өчен район ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп гариза язу да җитә. Үзең белән ИНН, транспорт чарасының регистрация таныклыгы күчермәләрен алып килергә

кирәк. Юл-транспорт кагыйдәләрен бозмаска, юлда игътибарлы булырга кирәк. Ә кагыйдәләрне бозуга юл куйдың икән инде штрафларны вакытында түләвең хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса