Җырчы хәзерге вакытта "Евровидение" конкурсы узачак Стокгольм шәһәрендә. Анда ул репетицияләр үткәрә. Бер репетициясе барышында, декорацияләр алмашынган вакытта, Лазарев абынып егылып төшкән.
Шунысын да әйтергә кирәк: җырчы музыкаль конкурсның фавориты санала, һәм аңа күп өметләр баглыйлар. "Евровидения" тарихында беренче тапкыр аның "You Are the Only One" җыры конкурска кадәр үк иң популяр җырлар исемлегенә кергән. Җырга музыканы Филипп Киркоров белән грек композиторы Димитрис Контопулос, текстын Джон Баллард белән Ральф Чарли язган. Клибын ун миллионга якын кеше караган.
http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/15313
Нет комментариев