Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым түлисең килмәсә, бала тап!

Россиядә балалы гаиләләрне салымнардан азат итәләр

Дәүләт Думасына беренче яки икенче балалары туган гаиләләрне салымнардан азат иту турында канун проекты керткәннәр.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев балалы гаиләләрне салымнардан азат итүче канун проектын кертү турындагы карарга кул куйган. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Сүз беренче яки икенче балалары туган яки уллыкка алган гаиләләргә түләүләр турында бара. Канун проекты Хөкүмәт тарафыннан 22 февральдә хупланган.

2017 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин беренче балалары туган яки уллыкка алган гаиләләргә айлык түләүләр турындагы канунны имзалады.

2018 елның 1 гыйнварыннан башлап гаиләдә кеше башына булган уртача керем төбәк буенча эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкыр артмаган очракта, Россия кешеләре әлеге акчаны алырга хокуклы. Түләүләр ай саен, балага бер яшь ярым булганчы түләнә.

фотоrodino-info.ru

http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/16813-salyim-tүliseң-kilmәsә-bala-tap.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев