Салмыш ир, бозда йоклап, чак кына үлми калган
Җәмгыять

Салмыш ир, бозда йоклап, чак кына үлми калган

Коткаручылар исерек ир-атны боздан ярга чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

Казанда салмыш ир-ат Кабан күлендә бозда йоклап киткән һәм чак кына туңып үлмәгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәбәр Казан шәһәренең 112 экстрен хезмәте номерына кичә 11 сәгать 2 минутта килгән. Ир-атны эзләргә Гражданлык саклау идарәсе эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре юнәлгән.

Коткаручылар салмыш ир-атны Түбән Кабан күле уртасыннан йоклап яткан хәлендә табып алган. Аны боздан ярга чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Ул туңарга өлгермәгән, исән калган.

Фото: Салават Камалетдинов

http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/salmysh-ir-kaban-klend-bozda-yoklap-chak-kyna-lmi-kalgan


Нет комментариев