Күңелдәге иң матур истәлекләр, өмет-хыяллар, шатлык-куанычлар мәктәп чоры белән бәйле. Һәм шушы хатирәләрнең үзәгендә укытучы тора. Һөнәри бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә меңләгән укучылар рәхмәт хисләре белән мөгаллимнәрен искә ала, алар алдында баш ия.
Биектау мәктәбенең биология һәм химия фәннәре укытучысы Габдулла Бәдретдинов та әнә шундый хөрмәтле педагогларның берсе. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының биология туфрак факультетында белем ала ул. Бер ел Яр Чаллы шәһәрендә эшләгәннән соң, 1984 елда туган мәктәбенә эшкә кайта.
Бүген 37 ел педагогик хезмәт стажы булган мөгаллимнең уңышлары байтак. Аның укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында ел саен югары күрсәткечләргә ия булалар. Быелгы уку елында да Гөлүсә Төхвәтуллинаның химиядән - 99, биологиядән 84 балл җыюы укытучы, мәктәп өчен зур горурлык. Тагын шунысы да бар, чыгарылыш сыйныф укучылары бик теләп биология һәм химия юнәлеше буенча һөнәр сайлыйлар. Бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университеты академиясендә-2, ветеринария академиясендә -1, химия-технология университетында -2, авыл хуҗалыгы университетында – 2 студент белем алалар.
– Заман хәзер укытучыга югары таләпләр куя. Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – шуларның берсе. Әмма һәрбер мөгаллимнең максаты – сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Анысы беркайчан да үзгәрми торган таләп. Габдулла Әхәтович шуларны күз алдында тотып эшли. Укучылар биология һәм химия фәннәрен үз итәләр, кызыксынып укыйлар. Олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә теләп катнашалар, – ди мәктәп директоры Рәмзия Камалиева.
Хезмәте дә лаеклы бәяләнә укытучының: ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Мәгарифтәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә.
Әйе, талантлы укытучы бала күңелен аңлый, фәнгә карата мәхәббәт уята белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә, Габдулла Бәдретдинов кебек сайлаган һөнәреңә тугры калырга кирәк.
Фәрвәз Каюмова
Нет комментариев