Ринат Гыйниятуллин: «Йоктыру чыганагы булып йогышлы кимерүчеләр тора»
Җәмгыять

Ринат Гыйниятуллин: «Йоктыру чыганагы булып йогышлы кимерүчеләр тора»

Көз җитү һәм кыш якынлашу белән кимерүчеләр җылы һәм ризык эзләп торак йортларга, сарайларга, дача корылмаларына күчә.

Шуның белән бергә бөер синдромлы геморрагик бизгәк йоктыру куркынычы арта, халык телендә аны тычкан бизгәге дип йөртәләр.
 Бу куркыныч вируслы авыру кан тамырларын һәм бөерләрне зарарлый һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Йоктыруның ничек барлыкка килүе, нинди симптомнар сагайтырга тиешлеге, үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклау турында без Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Ринат Рафыйк улы Гыйниятуллин белән сөйләштек.
— Ринат Рафыйкович, тычкан бизгәге нәрсә ул һәм ни өчен бу авыру куркыныч санала?
— Бөер синдромлы геморрагик бизгәк — ул кан тамырларын һәм бөерләрне зарарлый торган кискен вируслы йогышлы авыру. Авыру кузгатучы — хантавируслар, аларның күчерүчеләре булып күбесенчә тычкансыман кимерүчеләр тора. Авыруның куркынычлыгы шунда ки, ул гадәти салкын тию кебек: тән температурасы күтәрелү, баш авырту һәм гомуми хәлсезлек белән башланырга мөмкин. Әмма соңрак авыруның хәле сизелерлек начарлана, чөнки инфекция бөерләр эшчәнлеген бозу, кан саву һәм башка җитди өзлегүләр китереп чыгарырга сәләтле.
— Кешегә бу инфекция ничек йогарга мөмкин? Моның өчен тычканнар белән турыдан-туры контакт булу мәҗбүриме?
— Юк, кимерүчеләр белән турыдан-туры контакт мәҗбүри түгел. Вирус кеше организмына тычканнарның йогышлы бүлендекләре булган тузанны сулау белән эләгергә мөмкин. Бигрәк тә озак вакыт кулланылмаган дача йортларын, сарайларны, гаражларны, базларны һәм башка биналарны җыештырганда куркыныч. Коры идәнне себергәндә яки иске әйберләрне күчергәндә йогышлы тузан һавага күтәрелә. Шулай ук вирусны кимерүчеләр бүлендекләре белән пычранган ризыкларны һәм суны кулланганда, шулай ук аларның эзләре калган предметлар белән контакт вакытында йоктыру ихтималы зур.
— Тычкан бизгәге кешедән кешегә күчәме?
— Юк. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк кешедән кешегә күчми. Йоктыру чыганагы булып йогышлы кимерүчеләр тора. Шуңа күрә төп профилактика алар белән һәм пычранган бүлендекле предметлар, ризык һәм тузан белән контактны булдырмаудан гыйбарәт.
— Нинди симптомнар кешене сагайтырга тиеш?
— Авыруның яшерен чоры гадәттә берничә атна дәвам итә. Беренче билгеләр грипп яки башка вирус инфекциясен хәтерләтергә мөмкин. Төп симптомнар түбәндәгеләр: тән температурасының кинәт күтәрелүе, кайчакта 39–40 градуска кадәр; көчле баш авырту; хәлсезлек, мускуллар авыртуы; йөз, муен һәм күзләрнең кызаруы; күз күрү бозылу; бил өлкәсендә авыртулар; косу һәм күңел болгану; бүленеп чыга торган сидек күләменең кимүе. Аеруча игътибарны бил авыртуына һәм сидек бүленеп чыгуына юнәлтергә кирәк. Бу бөерләрнең зарарлануын аңлата. 
— Әгәр кеше дача яки сарай җыештырганнан соң үзендә шундый симптомнар сизсә, нишләргә?
— Мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бигрәк тә югары температура, бил авыртуы, хәлсезлек, йөзнең кызаруы яки сидек күләменең кимүе белән бергә барса. Үз белдегең белән дәваланырга, табиб билгеләвеннән башка дарулар кабул итәргә яки авыруны аяк өстендә уздырырга ярамый. Тычкан бизгәге дип шикләнгәндә медицина тикшерүе узу зарур. Авыр халәттә кичекмәстән медицина ярдәме таләп ителә.
— Тычканнар булу ихтималындагы биналарны ничек дөрес итеп җыештырырга?
— Иң элек җыештыруны коры себерү яки тузан суырткыч кулланудан башларга ярамый. Бу йогышлы тузанның һавага таралуын китереп чыгарырга мөмкин. Җыештырыр алдыннан бинаны җилләтергә, эшләгәндә перчатка һәм саклагыч маска кияргә кирәк. Өслекләрне алдан дезинфекция эремәсе белән эшкәртергә, аннан соң дымлы җыештыру үткәрергә киңәш ителә. Җыештыруны тәмамлагач, кулларны җентекләп юу мәҗбүри.
— Йортны һәм гаиләне йогышланудан саклау өчен нинди профилактика чаралары ярдәм итәчәк?
— Иң элек кимерүчеләрнең торак һәм хуҗалык биналарына үтеп керүен чикләргә кирәк. Берничә гади кагыйдәне үтәргә киңәш итәм: тычканнар йортка үтеп керә ала торган ярыкларны һәм тишекләрне томаларга; ризыкларны тыгыз ябылган контейнерларда сакларга; өстәлләрдә ризык калдыклары калдырмаска; тикшерелмәгән чыганаклардан су эчмәскә, билгесез чыганаклардан алынган суны алдан кайнатырга; печән, салам кебек башка материаллар белән эшләгәндә саклык чараларын үтәргә кирәк.
— Тычкан бизгәгеннән махсус дәвалану бармы?
—Дәвалану медицина учреждениесендә үткәрелә һәм организмның яшәү өчен мөһим функцияләрен саклауга, бөерләр эшен контрольдә тотуга, су-электролит балансы бозылуын төзәтүгә һәм өзлегүләрне кисәтүгә юнәлтелгән. Авыру авыр барган очракта авыруга интенсив терапия таләп ителә, аерым очракларда гемодиализ кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә табибка вакытында мөрәҗәгать итү шулай мөһим.
— Әңгәмәбез ахырында Балык Бистәсе районы халкына нәрсә киңәш итәр идегез?
— Көзге-кышкы чорда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Озак вакыт ябык торган сарай яки дача йортын җыештырганда битлек һәм перчатка кулланыгыз, дезинфекция чаралары белән дымлы җыештыру үткәрегез, ризыкларны дөрес саклагыз һәм биналарда кимерүчеләр барлыкка килүгә юл куймагыз.

Иң мөһиме: шикле симптомнар барлыкка килгәндә үз белдегегез белән дәваланмагыз һәм вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез. Иртә диагностика һәм дөрес оештырылган дәвалану авыр өзлегүләр куркынычын киметергә ярдәм итә.
 


Нет комментариев