Татарстан табиблары МАКС мессенджеры ярдәмендә 133 меңнән артык телемедицина консультациясе үткәргән һәм 98 меңгә якын больничный листны дистанцион рәвештә япкан.
Онлайн-консультацияләрнең техник мөмкинлеге бөтен республика буенча мөмкин, дип хәбәр итә ТР Цифрлаштыру министрлыгы.
«Поликлиникага кабат бармас өчен, пациентка смартфонга МАКС мессенджеры урнаштырырга һәм телемедицина консультациясенә ризалык бирергә кирәк. Шул ук вакытта кабул итүне онлайн-форматка күчерү турындагы карарны авыруның авырлыгына һәм пациентның сәламәтлек үзенчәлекләренә нигезләнеп, дәвалаучы табиб кабул итә», – дип билгеләп үтте ТР Цифрлаштыру министры урынбасары Алексей Клонцак.
Больничный листны дистанцион рәвештә ябу өчен, пациентка поликлиникага консультациягә килергә кирәк. Табиб халәтне бәяли һәм, әгәр хәл мөмкинлек бирсә, киләсе кабул итүне МАКС аша үткәрергә тәкъдим итә. Доктор телефон номерын язып куя һәм видеозвонок көнен билгели. Кабул итүгә бер тәүлек кала «Минем сәламәтлек. Татарстан» чат-ботына дата, вакыт һәм кушылу өчен сылтама белән хәбәр килә, ә башлануга 15 минут кала – искә төшерү.
Пациент смартфоннан звонокка кушыла, табиб платформаның веб-версиясе аша эшли һәм мәгълүматларны «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклау» системасына кертә. Әгәр кабул итү вакытында доктор пациентның сәламәт булуын расласа, электрон больничный лист звонок вакытында ук ябыла. Моннан тыш, «Минем сәламәтлек. Татарстан» сервисы аша «ТР Дәүләт хезмәтләре» мини-кушымтасына күчеп, кирәкле белгечкә күзгә-күз кабул итүгә язылырга мөмкин.
МАКС мессенджерында уңайлы цифрлы сервисларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты бурычларына туры килә.
Нет комментариев