Баулы районында «Лада» һәм Kia Spectra катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Авариядә «Лада» йөртүчесе һәм аның 16 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.
Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, 18 яшьлек «Лада» йөртүчесенең автомобиль йөртү таныклыгы булмаган.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада»ның тагын ике пассажиры һәм Kia йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Һәлакәтнең сәбәпләре һәм барлык шартлары ачыклана. Тикшерүне прокуратура контрольдә тота.
Нет комментариев