Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов террорчылыкка каршы комиссия утырышын үткәрде.
Утырышта куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм террористик, экстремистлык күренешләрен профилактикалауга бәйле алты мәсьәлә каралды. Аерым алганда, узган утырыш карарларының үтәлешен, яңа уку елы башына һәм Белем көненә белем бирү оешмаларының террорчылыктан сакланыш дәрәҗәсен, шулай ук Республика көне һәм
Белем көне алдыннан һәм вакытында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау чараларын тикшерделәр.
Җаваплы затлар аеруча игътибарны күп кеше катнашындагы объектларның иминлегенә һәм аларны инженер-техник ныгыту чараларына юнәлтте. Моннан тыш, утырышта колумбайн һәм буллингка каршы тору мәсьәләләрен, «Экстремизмга — юк!» айлыгы кысаларында
Бердәмлек көне чараларына әзерлекне, шулай ук авыл җирлекләренең халык һәм дини оешмалар белән террорчылыкка каршы эшен карадылар. Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.
Нет комментариев