Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Яңавыл мәчетендә

 Рамазан аеның 6 нчы көнендә, үзенең эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызның Яңавыл мәчетендә булды.

Биредә Президентны, Татарстан Республикасы Авыл хөҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтовны, шулай аларны озата килүче башка рәсми затларны Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов каршылады.

Кунаклар мәчет белән танышканнан соң Коръән аятьләре һәм догалар укылды. Президентыбыз мәчеткә бүләк итеп Коръән тапшырды.

2018 елның 22 июлендә ишекләрен ачкан Яңавыл мәчете эчке һәм тышкы яктан да матурлыгы, зәвыклы эшләнеше белән күпләрне җәлеп итә. Бу яктан ул Рөстәм Миңнехановка да ошады. Үз чиратында Рамазан хәзрәт Президентыбызга республикабыздагы социаль һәм икътисадый тотрыклылык өчен ихлас рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә бердәмлектә уңышлар теләде. 89 яшьлек Хәбибулла абзый  Хәбибуллин үргән чабаталар исә истәлек бүләге булып Президентка тапшырылды.

 

Автор Фарваз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса