ПАО "Ак Барс" үзенә карата информацион һөҗүмнәр алып барылуы турында Россия Банкын билгелеккә куйды. Кредит-финанс өлкәсендә компьютерларга һөҗүмнәрне күзәтү һәм аларга сизгерлек күрсәтү мониторинг үзәге мәгълүматларына караганда әлеге оешмага карата информацион һөҗүмнәрнең үсә баруы күзәтелә. Россия Банкы бу вәзгыятьне күз алдында тота.
ПАО "Ак Барс" тарафына уйлап чыгарылган, ялган хәбәр таратылу сәбәпле Россия Банкының Идел-Кама баш идарәсе банкның клиентлары һәм кредиторларының игътибарын бу мәгълүматларның урынсыз булуын белдерә. Банк клиентлар белән эш итүнең тулы комплексын башкара һәм алар алдындагы вазыйфаларын бөтен күләмендә үти, гәдәти режимда эшли.
Интернет, социаль челтәрләрдә, аерым массакүләм чараларында Һәм башка юллар белән таратылучы мәгълүматлар уйдырма булган очракта, Россия Банкы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәчәген белдерә.
Россия Банкының
Идел-Кама баш идарәсе.
Нет комментариев