Әнвәр Нургалиев икенче әтисен югалткан
Җәмгыять

Әнвәр Нургалиев икенче әтисен югалткан

Җырчы бу көннәрдә олы хәсрәт кичерә.

1 февральәа Әнвәр Нургалиевның хатынының әтисе вафат буган. Олы хәсрәтен ул инстаграмда тамашачылары белән уртаклашкан.

"Безнең гаиләдә зур югалту. Әтиебез вафат булды, беркайчан да аны "бабай" дип атамадым, минем өчен ул икенче әти иде. Ул гел безнең өчен, концертларым өчен борчылды, безнең гаилә өчен аның роле бәяләп бетергесез. Якыннарны югалту бик авыр икән. Әле күптән түгел генә сөйләшеп, тормышка шатланып утырдык… Якыннарыгызны саклагыз, яманлыктан ерак йөрегез. Әйдәгез, бер-беребезнең кадерен белик”,-  дигән ул.

 фото music.yandex.kz

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/nvr-nurgaliev-ikenche-tisen-yugaltkan


Нет комментариев