Узган чәршәмбе көнне район мәдәният йортында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының очрашуы булды. Бу җыенга эшмәкәрләрдән тыш авыл җирлеге башлыклары, учреждение, оешма, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә чакырылганнар иде. Очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вячеслав Токранов алып барды. Аның эшендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты.
Ул очрашуны ачып барлык эшмәкәрләрне күптән түгел булып узган Россия эшмәкәрләре көне белән котлады. Эшмәкәрлекнең район, республика, Россия икътисадында тоткан ролен ассызыклап узды. Бу очрашуда эшмәкәрләрне актив булырга, аларны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга чакырды. Муниципаль органнарның эшчәнлеген яхшырту буенча да тәкъдимнәр көтеп калуын белдерде.
Район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рәнис Мөксинов очрашуда катнашучыларны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукларын яклау өлкәсендәге законнарга кертелгән яңалыклар белән таныштырды.
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Миличихина кулланучыларны яклау юнәлешендәге эшчәнлекләренә тукталды. Планлы һәм планнан тыш тикшерү тәртипләре, бу өлкәдәге яңалыклар турында сөйләде.
Татарстан Республикасының дәүләт заказы агентлыгының электрон мәйданчыклар буенча өйрәтү үзәге җитәкчесе Динар Шәйдуллов электрон мәйданчыкларның эшчәнлеге, закончалыктагы төп мөһим үзгәрешләр белән таныштырып узды.
Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фондының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары кооперациясе һәм кластер үсеше үзәге җитәкчесе урынбасары Азат Гарапшинның чыгышын аеруча кызыксынып тыңладылар очрашуда катнашучылар. Чөнки ул республикабызда гамәлдә булган эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат бирде.
Чыгыш ясаучылар эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Очрашу ахырында шәхси эшмәкәрләр Руслан Дормидонтовка, Камил Милиҗановка, Айнур Якуповка, Николай Володинга авыл территорияләренең социаль-икътисадый мәсьәләләрен чишүдә актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев