Майлы помидорлар ( Рецепт)
Җәмгыять

Майлы помидорлар ( Рецепт)

Майлы помидорларны эшләр өчен 1 литрлы банкалар алабыз. Төбенә петрушка, укроп кебек ваклап туралган үләннәр, берничә тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы үсемлек мае салабыз, аннары помидорларны тезәбез.

Бу рецептта тавык йомыркасыннан бәләкәйрәк булган помидорларны кулланабыз. Андыйлары булмаганда, эре помидорларны дүрт өлешкә бүлеп салабыз.

Арытаба маринад әзерлибез. 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр комы, 10-15 бөртек кара борыч, берничә бөртек канәфер салабыз да кайнатырга утыртабыз. Ул кайнап чыгып, бераз вакыт үтүгә, өстенә 1 стакан уксус салабыз. Аның пыяла савыттагысын кулланабыз. Шуннан кәстрүл эченә стерильләштерергә утыртабыз. Майлы помидорларны 25-30 минут чамасы газ өстендә тотабыз.

Шунысын да аерып әйтергә кирәк, 3 литрлы маринад 8 бер литрлы банкага җитә.

 

Тагын бер нәрсә. Помидорлар арасына божралап туралган суган салырга да була. Салмасаң да тәмле килеп чыга.

 

 фотоyandex.com

http://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/mayly-pomidorlar


Нет комментариев