Сентябрь астрономик вакыйгаларга бай булачак.
Шуларның берсе - ай белән Марсның 6 сентябрьдә якынаюы. Бу күренешне Татарстан халкы да күзәтә алачак, дип сөйләде КФУ профессоры Юрий Нефедьев.
Планеталарның максималь якынаюы Мәскәү вакыты белән 22:28 тирәсендә булачак. Марс Ай янында калачак һәм яхшы күренәчәк.
Планета Игезәкләр йолдызлыгында урнашкан һәм яктылыгы 1,3 йолдызча зурлыкта. Гади күз белән ул кызыл нокта кебек күренә. 10 см объективлы телескоптан дискны күрергә була.
Нет комментариев