Луиза Ананьева: " Сөенечләр җанны җылытсын"
Өмет-ышанычлар белән яңа елга керәбез.
Җиңел адымнар белән бәхетле тормышка аяк басасы, матур уйлар, якты хыяллар, олы максатларны алга куеп атлыйсы килә. Адымнарыбыз ныклы булсын. Югыйсә, кәбисә елының зәһәрлеге күңелләргә курку-шомны салып өлгерде. Әллә каян килеп чыккан афәтле чире белән аяусыз кыланды ул. Югалтулар шактый булды. Җанлы аралашулар кимеде, күбебез үз оябызга бикләндек. Шул ук вакытта тормышның кыйммәтен, яшәүнең мәгънәсен аңларга өйрәндек. Авыр чор булса да, газетабызга тугры дусларыбыз бездән китмәде. Киресенчә, тиражыбыз артты.
Без дә, үз чиратыбызда, җаваплылыкны тоеп эшләргә сүз бирәбез.
Бүгенге соңгы саныбыз белән узган елны тарих битләренә төреп озатабыз. Киләсе - 2021 елның беренче санында без сезне янәдән районыбызның яңа хәбәрләре белән таныштырырбыз. Куанычлы, матур яңалыклар гына булсын ул! Киләчәккә якты өметләр баглыйк! Саулыкның кадерен белеп, бер-беребезгә шәфкатьле, миһербанлы булып яшик! Шатлыгыбыз күп, бәхетләребез тулы булсын! Юкка гынамы, сөенечләр җанны җылыта димиләр...
Луиза Ананьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа