Луиза Ананьева: "“Авыл офыклары” район газетасында үз эшенең осталары эшли дияр идем"
Газетаны чыгару процессы техник яктан камилләштерелүгә карамастан эшнең асылы шулай ук калды.
“Биредә һәркем үз урынында»
Журналист эше алыштыргысыз, иҗади яктан җиңелләрдән түгел. Газетаны чыгару процессы техник яктан камилләштерелүгә карамастан эшнең асылы шулай ук калды. Журналист эше алыштыргысыз, иҗади яктан җиңелләрдән түгел.
“Авыл офыклары” район газетасында үз эшенең осталары эшли дияр идем мин. Редакциягә җитәкче булып килгәч, “биредә һәркем үз урынында», дип каршы алдылар мине. Һәм бу, чыннан да, шулай! Газетаны кулга-кул тотынып, бер бөтен булып эшләгәндә генә сыйфат ягыннан яхшыртырга мөмкин.
Җаваплы секретарь... Әлеге вазыйфаны редакциядә Фәрвәз Закир кызы Каюмова башкара. Газетада басылачак һәр язма аның кулы аша үтә. Моннан тыш райондашлар аны күңелгә үтеп керердәй язмалары, репортажлары аша да таныйлар. Чын каләм иясе, геройларын мәкаләдә ачып бирә алырлык осталыгы, редакциядә 37 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар, чын мәгънәсендә иҗат эшенә бирелгән хезмәткәр.
Таңсылу Гомәр кызы Минһаҗева районыбызда булган барлык вакыйгаларның үзәгендә. Ул дубляж буенча редактор урынбасары вазыйфасын башкара. Иҗади, шулай ук район буенча төрле комиссияләр утырышларындагы кебек мөһим темаларны укучыларга җиткерә.
Илгиз Минзөфәр улы Җамалиев үз язу стиле белән танылган кеше буларак, авыл хуҗалыгы, алкоголизм һәм наркомания кебек мөһим темаларны газетабызда даими яктырта.
Гөлназ Җәүдәт кызы Зарипова талантлы журналист. Мәктәптә укыган вакытыннан ук аның язмалары район газетасы битләрендә басыла. Студент буларак та редакциядә практика уза. Үз һөнәренә гашыйк кеше. Киләчәктә китаплар авторы буларак та танылыр әле ул.
Бүген тормышыбызны социаль челтәрләрдән һәм виртуаль аралашудан башка күз алдына да китереп булмый. Һәм тәҗрибә күрсәткәнчә, бу бик күп вакытны ала. Әмма бүген мәгълүматны укучыга инстаграм, сайт аша җиткерү заман таләбенә әйләнде. Бүген безнең укучыларыбызның күпчелеге – актив яшәү рәвеше алып баручы эшлекле яшьләр. Алар районның соңгы яңалыкларын һәрвакыт күзәтеп торалар. Менә инде дистә елга якын безнең газета электрон вариантта чыга, барлык мәгълүматны газета сайтында, шулай ук барлык социаль челтәрләрдә укып була. Гөлчәчәк Хиҗап кызы Газизова - безнең сайт һәм социаль челтәрдә әйдәп баручы белгеч. Хезмәтенә иҗади якын килеп күңел биреп эшли ул. Укучыларга әледән-әле яңа тапшыруларын тәкъдим итә.
Газета тормышында иң зур уңай як - аның кул җыелмасыннан электрон рәвешкә күчүе, дип уйлыйм. Ягъни элек газетаны кулдан җыйсалар, хәзер компьютер ярдәмендә эшлиләр. Гөлназ Заһир кызы Нуриева компьютер версткасын иң беренчеләрдән булып үзләштерә. Программаларның яңа кергән вакытында аңа төнге сәгать 12 ләргә кадәр эшләргә туры килә. Киңәш сорар кеше юк, һәммәсенә дә үзлегеннән өйрәнә, газетаны укучыга вакытында җиткерү өчен тырыша. Бүген инде ул тәҗрибәле хезмәткәр, остаз.
Безнең газетабыз татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Нияз Гариф улы Шәйдуллин - татар газетасының компьютер версткасы операторы. Үз эшенә җаваплы карый. Без барыбыз да аны хөрмәт итәбез. Шулай ук безнең операторлар көндәлек темаларга материаллар да язалар.
Алинә Александр кызы Вакказова – язмаларны татарчадан русчага тәрҗемә итүдә эшли һәм мәгълүматларны социаль челтәрләргә куярга да өлгерә. Тәрҗемә итү үз өстеңдә эшләүне, белемеңне арттыруны таләп итә. Шуңа да икеләтә тырышлыгы бар аның.
Талантлы, җаваплы хисапчы Евгения Владимир кызы Утяганованы аерым рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтәсем килә. Аның иңнәренә матди җаваплылык йөкләнгән. Һәм бу җиңелләрдән түгел.
Алинә Рафис кызы Губаева - реклама буенча яшь белгеч. Газета укучыларыбыз һәм әбунәчеләр белән даими аралашу аның җаваплылыгында. Үз эшен һәрчак намус белән башкаручы хезмәткәребез ул безнең.
Газета бүген дә элекке традицияләрне саклап, районның актуаль темаларын яктыртуны дәвам итә. Без искиткеч матур табигатьле районда яшибез. Бездә халык хезмәт сөючән. Без алар турында газета битләрендә һәрвакыт язып торабыз.
Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, чиксез илһам һәм иҗади уңышлар телим. 90 ел дәвамында өзлексез чыккан газетабызның киләчәге тагын да матур булыр дип өметләнәм.
Луиза Ананьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа