ЛИМОН БӘЛЕШЕ
Җәмгыять

ЛИМОН БӘЛЕШЕ

Кирәк: * 1 стакан сөт; * 1 аш кашыгы чүпрә; * 1 аш кашыгы шикәр комы; * 100 г атланмай; * тоз; * 1 йомырка; * он Эчлек өчен: * 1 лимон; * 2 апельсин (иттарткыч аша чыгарабыз); * тәменчә шикәр комы. Лимон белән апельсинның кабыгы юка булса эчлек сыеграк...

Кирәк:

* 1 стакан сөт;
* 1 аш кашыгы чүпрә;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г атланмай;
* тоз;
* 1 йомырка;
* он


Эчлек өчен:
* 1 лимон;
* 2 апельсин (иттарткыч аша чыгарабыз);
* тәменчә шикәр комы.

Лимон белән апельсинның кабыгы юка булса эчлек сыеграк була.


Эш барышы:

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.
Камыр басабыз. Камырны берсе зуррак, калган өчесе бер үк зурлыкта булырлык итеп, 4 өлешкә бүлдем.
Табаны майлап, камырны табага җәеп салдым, аннан эчлекне сыладым.

Тагын кечерәк, юка итеп камыр җәйдем, шулай ике тапкыр кабатлап эшләдем.

Кырыйларын матурлап бизәкләп, духовкага пешәргә куйдым. 40-45 минуттан соң пирог әзер.


Чәйләрегез тәмле булсын.

Нет комментариев