Лилия  Гыйляҗиева үз эшенең остазы
Җәмгыять

Лилия Гыйляҗиева үз эшенең остазы

Районыбызның Котлы Бөкәш мәктәбе гомер-гомергә яхшы, дәрәҗәле мөгалимнәре белән дан тотты.

 Әле шушы көннәрдә Котлы Бүкәш авылына барырга туры килде. Мәктәп янында үтешли уку иортына кереп чыгарга уйладык. Безне мәктәп  директоры Нәкыйф Сәләхиев каршы алды Сүз ара сүз чыгып  үз коллективларында хезмәт куючы булдыклы укытучы турында газетабызның киләсе саннарында язма хәзерләп булмасмы, дип мөрәҗәгать иткәч каршы килә алмадык. 


Котлы Бүкәш мәктәбендә эшләүче һәр бер хезмәткәр   үз эшләренең чын осталары, дип атарга мөмкин. Җитәкчеләре нинди, хезмәттәшләре дә берсеннән-берсе актив һәм күңелләрен биреп эшләүчеләр, дип хак әйтәләр шул.
Бүгенгесе көнне биредә егерме дүртенче уку елын башлап җибәрергә хәстәрләнеп йөрүче Лилия Гыйләҗиева тумышы белән шәһәр кызы булса да ул укуын тәмамлагач үзе теләп әти-әниләре Ватанына кайтып төпләнгән.


Балалык елларыннан укытучы булырга хыялланып үскән  кызлары Лилиянең Яр Чаллы педогогия институтын тәмамлагач  әти-әниләре авылына  кайтырга теләгенә каршы килмичә үз фатихаларын бирүләре дә сөендерә.


Чыннан да Котлы Бөкәш мәктәбе үзенең элеккеге күркәм гадәтләрен уңышлы төстә дәвам иттереп, яшь буынга яхшы сыйфатлы белем, бер дигән төпле тәрбия биреп яшәүен әле дә  дәвам иттерә. Колективның елдан-ел яңарып, яшәреп, камилләшеп торуы һәм киләчәк белән яшәүләре олы өметләр уята.

Аларның әле бүген дә үткәнне онытмаулары куандыра. Без биредә укучы балалар белән бергә мәктәп яны тәҗрибә участогында олы абруй казанырга өлгергән мөгалимәләрнең укучыларның җәйге ял чорларында баларга бер дигән күркәм хезмәт тәрбиясе бирүләрен күреп куандык. Сөенерлек тә бит, укытучыларының  рәсми булмаган дәресләре гомерләре буена балаларның  хзтерләрендә сакланачак.

Аларның һәр кайсы менә шушы җәйге хезмәт дәресеннән үзе өчен гомерлек юлдаш булырлык, күңелдә мәңге җуелмаслык бай тәҗрибә туплыячаклар.
Коллективта менә шушындый хезмәт сөючән,  белем биргән үз фәненең барлык нечкәлекләрен укучыларыбыз күңеленә сеңдерергә тырышучы мөгаллимә Лилия  Гыйляҗиеваның рус һәм татар теле укытучыларының  методик берләшмә җитәкчесе вазыйфасын  югары дәрәҗәдә алып баруы хакында да телгә алмый һич мөмкин түгел.

Чөнки, ул боларның барысын да киләчәк буынның тотрыклы үсеше, җәмгыятебездә начар, тискәре гадәтләргә урын булдырмау, халкыбызның милли йөзе буыннан-буынга дәвам итеп уңай нәтиҗәләрен бирүе өчен тырыша.


Нет комментариев