Көз җитте. Салкын көннәр, яңгырлар үзенекен итә, кешенең иммун системасы какшый.
Көз көне иммунитетны ныгыту буенча табиблар нәрсә киңәш итәләр соң.
* Дөрес туклану. Бу киңәшне хәзер еш бирәләр, дөрес туклану чынлап та күп нәрсәгә тәэсир итә. Көз көне күбрәк аксым кулланырга кирәк. Пешкән ит күбрәк ашагыз. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимешләрне дә онытырга ярамый.
* Көн режимы. Кеше туйганчы йокласа, эш белән ялны аралаштырса иммунитеты гына түгел, нерв системасы да ныгыячак.
* Саф һавада булу. Көн саен һава торышының нинди булуына карамастан, кимендә ярты сәгать саф һавада булырга тырышыгыз.
* С витаминын куллану. Бу могҗизалы витамин иммун системасын ныгыту өчен иң файдалысы булып санала. Ул алмада, яшел тәмләткечләрдә, цитруслы җиләк-җимештә бар. С витамины ылыстан ясалган эчемлекләрдә бик күп.
* Фитотерапия. Иммунитетны ныгыту өчен халык медицинасы да ярдәм итә. Миләш, эхинацея, гөлҗимеш төнәтмәләре файдалы.
* Начар гадәтләрдән арыну. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, баллы ашарга ярату – болар барысы да иммунитетны какшата.
Нет комментариев