Ханымнар, ирләрегезне еларга мәҗбүр итмәгез
Җәмгыять

Ханымнар, ирләрегезне еларга мәҗбүр итмәгез

Кем генә ашарга яратмый да? Тәмле ризыклар пешерми икән? Ашарга пешерү – үзе бер иҗат бит ул. Ризыклар тәмле булсын өчен аны күңел биреп пешерергә генә кирәк.

Инста тасмадагыфото да Салават Миңнеханов тырыша-тырыша суган турый. Күзләреннән яшьләр ага. Үзе бирешми... Шаулатып сәхнә тоткан җырчы бит ул, суган да турамаска. Гүзәлем дә: «Чын күңелдән пешергән пылау инде бу», - дип көч биреп тора. 

Инста дуслары чынлап торып җырчыга теләктәшлек белдерәләр. Киңәшләрен, теләкләрен язып, булышып торалар.

«Суганны салкын суга салып тор, елатмый соңыннан»

«Беренчедəн пычак жайсыз...икенчедəн салкын суга тыгып-тыгып алырга кирəк пычакны»

«Суган тураганда, авызга су кабарга кирәк, елатмый...»

Моның кадәр теләк, киңәшләр һәм дә күз яшьләре белән пешерелгән пылау телеңне йотарлык булгандыр.

 фотоazatliq.org

http://saby-rt.ru/news/estrada/khanymnar-irlregezne-elarga-mbr-itmgez


Нет комментариев