Кәгазь паспортларга көн бетә
Җәмгыять

Кәгазь паспортларга көн бетә

Хакимияттәгеләр кәгазь паспортлардан арынып, электрон паспортларга күчү турында фикер алыша. Бу хакта "Ведомости" хәбәр итте.

Электрон паспортка күчү буенча фикер алышулар инде 5 ел тирәсе бара. Тиздән моны гамәлгә дә ашырачаклар. Чөнки 2021 елдан россиялеләрне  СНИЛС, машина йөртү таныклыгы һәм башка документлар берләштерелеп ясалган электрон паспортка күчерергә җыеналар.

Әлеге универсаль паспортны чиплы пластиклар рәвешендә эшләп халыкка таратачаклар.

 

фото архив

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kgaz-pasportlarga-kn-bet


Нет комментариев