Тәмле салат
Кирәк була: 2-3 караҗимеш, 300-400 г башлы кәбестә, 1 уртача зурлыктагы кишер, лимон. Тоз, шикәр – тәменчә.
Кәбестәне токмачлап турыйбыз, бераз тоз, шикәр комы сибеп кул белән ышкып болгатабыз. Ышкыганда кәбестә сок чыгара һәм йомшарып китә.
Караҗимешне йомшартыр өчен бераз кайнар суга салып тотабыз, аннан токмачлап турыйбыз. Кишерне һәм ярты лимонның кабыгын вак угычтан уабыз.
Барысын бергә кушып болгатабыз. Салат әзер.
http://tuganaylar.ru/news/t%D3%A9rled%D3%99n-t%D3%A9rle-ni-t%D3%A9rle/kbest-salaty
фотоsemeiniklub.in
Нет комментариев