Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта

Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 28 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Күпчелек районнарда җиңелчә кар көтелә. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык.

Татарстан буенча һава температурасы төнлә һәм көндез -3..+2 градус булачак. Казанда төнлә минималь һава температурасы 0..-2, көндез 0..+2 градус булачак, дип җиткерә синоптиклар.

Фото: Султан Исхаков

http://saby-rt.ru/news/ava-toryshy/irtg-tatarstanda-2-graduska-kadr-ylyta


Нет комментариев