Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсур Һадиуллин: “Балалар саны артсын,  мәдәният йортлары гөрләп торсын”

Биектау авылында күптән көтелгән ике вакыйга - яңа заманча «Кояшкай» балалар бакчасы һәм күп функцияле үзәк ачылды.

Биектаулыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, якташларыбыз Илсур Һадиуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова  килгән иде.

Аларны район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков озатып йөрде.

Балалар бакчасы коллективы кунакларны чәк-чәк һәм күмәч белән каршы алды. Традиция буенча кызыл тасманы кискәннән соң, алар бина эченә уздылар, балалар шөгыльләнә торган төркемнәрне күзәттеләр, аннары икенче катта урнашкан музыка залына күтәрелделәр. Якты, матур, җылы һәм уңайлы заманча бина бүләк иткән кешеләрне балалар җыр-бию белән каршы алдылар. Кунаклар каршында  Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов чыгыш ясады. Ул республика җитәкчелегенә, мәгариф министрына, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

- Бүген Биектау авылы халкы һәм тулаем алганда республика өчен зур бәйрәм. Моңа кадәр балалар бакчасы 1917 елда төзелгән бинада урнашкан иде. Быел 29 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, 22се - «Мәгариф» милли проекты, башкалары Президентның аерым карары буенча төзелде. Бакча булган җирдә авыл яши, гөрли, киләчәге бар дигән сүз. Биектау авылы районда күркәм, данлыклы авыл. Халкы тырыш, хезмәт сөючән,  – дип ассызыклады үз чыгышында  Татарстанның  Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

"Авентел" төзелеш компаниясе директоры Илназ Сабитов балалар бакчасы мөдире Гөлнар Зиннәтовага символик ачкыч тапшырды.

- Бүген зур дулкынлану белән шатлык хисләрен кичерәбез. Төзелгән бакчабыз сабыйларны кабул итәргә әзер. Бу тантаналы көндә ихлас рәхмәт сүзләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдиновка,  “Кулон” җәмгыяте директорлар советы рәисе Альберт Фәхретдиновка, “Авентел” төзелеш компаниясенең барлык хезмәткәрләренә җиткерәсе килә.

Биредә балаларны мәктәпкә әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Сабыйларыбыз монда яратып йөрсен, сау-сәламәт булсын. Алар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен көчтән килгәннең барысын да эшләрбез. Барыгызны бәйрәм белән котлыйм, - диде ул җавап сүзе итеп.

Күпфункцияле үзәк булу белән авыл халкы алдында зур мөмкинлекләр ачыла

- Туган ягымда  шундый объектларның берсе артыннан берсе ачылуы, тырыш кешеләр яшәве белән горурланам. Бу вакыйгалар юбилей елына – ТАССРның 100 еллыгына туры килүе белән истәлекле. Биектау авылында тырыш, һөнәрле халык яши. Әлеге мәдәният йортында да төрле түгәрәкләр булдырсагыз иде. Мәдәният йорты гөрләп торсын, - диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов  символик ачкычны күпфункцияле үзәк мөдире Равил Әхмәтвәлиевка тапшырды.

- Яңа ел алдыннан безгә шундый бүләк ясадылар. Моңа кадәр без иске, ярым җимерек бинада эшләдек, әмма эшне туктатмадык. Авыл җыенында безнең сүзгә колак салганнары, безне программага кертүләре һәм барлык уңайлыклары булган шундый матур бина төзегәннәре өчен яшьләр, авыл халкы исеменнән район башлыгына рәхмәт белдерәбез. Безнең бурыч – талантларны үстерү, республика дәрәҗәсенә чыгу һәм ышанычны аклау, - диде Равил Әхмәтвәлиев.

Рәсми өлештән соң халык сәхнә осталары  әзерләгән концертны карадылар, алар арасында Казан дәүләт филармониясе солисты Зәринә Хәсәншина да бар иде.

Зөлфирә Нуриева -тәрбияче: “Бүген бездә иң бәхетле көн. Балалар бакчасына 30 бала йөри, ике төркем эшли. Мин 3 яшькә кадәрге балалар белән эшлим. Җитәкчелегебезгә рәхмәт, балалар сәламәт булсын, без аларга һәрвакыт шат”

Инзилә Гыймадиева һәм Айгөл Мөхәммәтҗанова: “Яңа балалар бакчасы ачылу – барлык ата-аналар өчен зур шатлык. Бакча матур, якты, җылы, барлык уңайлыклар да бар. Улларыбыз Кәрим Мөхәммәтҗанов белән Раян Гыймадиев бирегә бик теләп йөриләр. Тәрбиячеләрен бик яраталар”.

 

 

Таңсылу Минһаҗева .Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса