Казанда балконда бикләнеп калган ике яшьлек баланы коткарганнар.
Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу хәл кичә көндез Мәүлетов урамындагы 25нче йортта булган. Малайның әнисе балкон ишеген ача алмаган. Шуннан соң ул коткаручыларга шалтыртакан.
Урынга килгән хезмәткәрләр балкон ишеген ачып, баланы әнисенә тапшырган.
фото newkuban.ru
http://tulachi.ru/news/novosti/kazanda-ike-yashlek-bala-balkonda-biklnep-kalgan
Нет комментариев