Туган җир, туган тел, Туган ил! Бу төшенчәләр бер-берсе белән бик нык бәйләнештә булып, бер-берсен тулыландырып, ахыр чиктә үзең яшәгән җирне, илне яратып үсүнең, ягъни ватанпәрвәрлекнең нигезен тәшкил итә
Әлбәттә, шәхес тәрбияләүнең бу юнәлеше бүгенге көн шартларында аеруча мөһим бурыч булып тора. Нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә “Мәктәптә туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге заман таләпләре” дигән темага республикакүләм фәнни-методик семинары булып узды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының эш планына кертелгән бу чарага география укытучылары, галимнәр, мәгариф бүлекләре белгечләре чакырылган иде.
Семинарга Саба, Теләче кебек безгә якын районнардан килгән укытучылар гына түгел, ә бәлки Бөгелмә, Актаныш, Ютазы һәм башка районнардан килүчеләр дә шактый булды. Ә инде дәрәҗәле кунакларыбыздан Казан (Идел буе) федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре Институтында эшләп килүче географик һәм экологик белем бирү кафедрасы галимнәре – педагогика фәннәре докторы, профессор Гайсин Илгизәр Тимергалиевич һәм педагогика фәннәре кандидаты, доцент Бекетова Светлана Ивановна, Әтнә районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Фатыхов Рафис Рафкатович, Балык Бистәсе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Садиков Илсур Мансурович семинарда катнаштылар.
Кунакларыбызны мәктәпнең икенче катында әзерләнгән күргәзмә каршы алды: һәрбер сыйныф “Көзге бал” чарасына әзерлек йөзеннән төрле яшелчә культуралары һәм җирле материаллар кулланып үзләренең кул эшләнмәләрен ясаганнар иде. Шунда ук бездә укучылар өчен эшләп килүче түгәрәкләрнең дә эшен чагылдырган әйберләр урын алды. Республика семинарын ачып җибәрү вакытында мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән “Аулак өй” күренеше күрсәтелде. “Җәза” бирелгән очраклар да темага тәңгәлләштерелгән булуы белән отышлы булды: аны үтәүче Яңа Арыш авылына багышланган “Туган авыл” шигырен башкарды, кызларыбыз татар халык биюен күрсәтте.
Ә инде укучыларыбызның күмәк рәвештә үзешчән композитор Гөлсинә Сабированың авылдашыбыз Рашат Фәйзрахманов сүзләренә язылган “Яңа Арышым” җырын башкаруы чыгышларның иң югары эмоциональ ноктасы дисәк тә ялгыш булмас. Кунакларыбыз мәктәптә эшләп килүче туган якны өйрәнү музеенда булып, андагы экспонатлар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар алдылар. Алар бигрәк тә үзебезнең районыбызда туып-үскән, бердәнбер әфганчы хатын-кыз булган Минайлюк (кыз фамилиясе Ишмөхәммәтова) Мәдинә турында кызыксынып тыңладылар.
Программа нигезендә укытучыларыбыз кунакларга барлыгы 11 ачык дәрес күрсәтте. Дәресләрнең темалары да туган якны өйрәнү, укыту барышында җирле материаллар куллану, үз авылың турында белемнәрне арттыру кебек юнәлешләрне сайлап әзерләнгән иде. Әлбәттә, кайбер дәресләргә 13-15 кеше кереп утыру укучыларга да, укытучыга да өстәмә җаваплылык йөкләгәндер. Әмма алар аны ныклы теоретик әзерлек һәм оста практик эшчәнлек белән башкарып чыктылар – барлык дәресләр дә семинарда катнашучылар тарафыннан югары бәя алдылар.
Семинарның пленар утырышы Илгизәр Тимергалиевичның чыгышы белән башланып китте. Ул бүгенге көндә туган якны өйрәнүнең географик яктан отышлы булуын гына түгел, ә бәлки ватанпәрвәрлекнең нигезен тәшкил итү ягыннан да, төп дәүләт имтиханына әзерлек эшендә дә әһәмиятле булуын ассызыклады. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансурович бу юнәлешнең районыбыз мәктәпләрендә дә игътибар үзәгендә булуы турында әйтеп үтте.
Районыбызның Котлы Бөкәш урта мәктәбе директоры Нәкиф Юнусович үзенең чыгышын туган якны өйрәнү музеена экспонатлар җыюдан башлап географик белемнәрне тирәнәйтү ысулларына багышлады. Күрше Теләче районының Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Алексеевич чыгышында авылларының географик үзенчәлекләре белән таныштык. Районыбызның Балтач төп гомуми белем мәктәбеннән Фәнис Госманович исә авылларының топонимик атамалары турында мавыктыргыч итеп сөйләп китте. Иң ахырда минем тарафтан әзерләп чыгарылган,авылыбыз тарихын чагылдырган китапны тәкъдир итү булды.
Бу китап 11 бүлектән булып, анда авылыбызның инкыйлабка кадәр һәм аннан соңгы үсеше, күмәк хуҗалык, мәктәп, мәчет тарихлары, авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләр һәм башка күп кенә бай мәгълүмат тупланган. Китап сораулар буенча 60 данә бастырылып, авылдашлар арасында таратылып бетте. Республика семинарының төп максаты – мәктәптә туган якны өйрәнүнең әхлаклы, туган җирен белүче һәм яратучы гражданин тәрбияләүнең нигезе икәнен ачыклау иде.
Әлбәттә, бу комплекслы эшчәнлек үз эченә укыту, тәрбияләү һәм шәхесне үстерүне бербөтен буларак билгели. Катнашучыларның безнең эшебезгә югары бәя бирүе мәсләгебезнең дөрес булуын, алга таба да куелган максатларга ирешү юлында дәвамлы эшчәнлекнең юлларын отышлы сайлый алуыбызны дәлилли дип саныйм. Укытучылар коллективы алдына куелган бурычларны хәл итә алырлык педагогик һәм методик әзерлекле дип уйлыйм.
Дамир Нәбиуллин, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Почетлы хезмәткәре, Яңа Арыш урта мәктәбе директоры
Нет комментариев